Район Башлыгы Валерий Чершинцев ТИҮ "Химик" җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль көнне 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә,  район Башлыгы Валерий Чершинцев  ТИҮ "Химик" җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты. Очрашу алдыннан Валерий Сергеевич мәктәп укучылары белән аралашты. Балалар үзләренең өстәл теннисы буенча сәләтләрен күрсәттеләр.

Бу очрашуда җитәкче Талыпова Әлфия 2016 елда "Химик"  территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Менделеевск муниципаль районы шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,  Александр Белоногов юлларны ремонтлау буенча башкарылган эшләр , шәһәрне төзекләндерү  һәм гомумән башкарылган эшләр турында сөйләде. Оператив хәлләр турында, Россия ЭЧКЕ эшләр министрлыгының Менделеевск районы полиция бүлеге, өлкән участок полиция хезмәткәре  полиция майоры Марсель Мансуров таныштырды.

Менделеевск районы (Таттелеком) РУЭС начальнигы  Айдар Аберхаев "Имин ишегалды" программасын гамәлгә ашыру планнары турында хәбәр итте . Менделеевск район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров, комплекслы программаны гамәлгә ашыруның үсеше турында сөйләде. Район башлыгы Валерий Чершинцев үзенең чыгышында җыенда катнашучыларга  районның социаль-икътисади үсеше турында, максатчан программаларны тормышка ашыру, торак төзү һәм юлларны ремонтлау, авыл хуҗалыгы үсеше турында хәбәр итте.  Халык торак йортларны капиталь ремонтлау, юллардагы чокырларны ямау эшләренең үтәлеше, йорт эчендәге мәйданчыкларны яктырту, өй түбәләрендәге карны чистарту эшләре турында сораулар бирделәр.

Шулай ук  халык ТОС "Химик" җитәкчесе ӘлфияТалыповага һәм район Башлыгы Валерий Чершинцевка максатчан башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашу ахырында бүләкләүләр дә булды. Химиклар урамы,3 нче йорт подъезды өлкәне Редникова Елена Валентиновна, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International