Семенова Анна Матвей кызы - Әфган территорисендә хәрби хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган яшь сугышчының әнисе, бүген истәлекле 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Улы, Семенов Андрей Владислав улы 1987 елның маенда СССРның Кораллы Көчләр сафларына алына. Армия сафларында хезмәт иткәндә Әфган территориясендә сугыш операцияләрендә күп тапкыр катнаша. 1988 елның 17 июлендә Кандагар шәһәреннән 10 км көньяктарак, сугыш колоннасын алып барганда нык яралана һәм һәлак була. Үлгәннән соң сугышта күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен" медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Анна Матвей кызын юбилей көнне Менделеев районы Башлыгы Валерий Чершинцев, сугыш ветераннары Советы рәисе Любовь Сорокина, Әфганчылар Союзы рәисе Сергей Поспелов, ТОС “Карповчы” җитәкчесе Гөлсинә Загрутдинова, туганнары, дуслары тәбрик иттеләр. “Сезнең алдыгызда баш иям. Улыгыз тынычлыкны саклау өчен үз гомерен кызганмаган. Чын батырлык кылучы ватанпәрвәр тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, - диде Валерий Сергей улы һәм юбилярга истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.