Сәйтәк авыл клубында Тройцын бәйрәме

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

   7 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында балалар өчен Тройцын бәйрәме (Святая Троица)уздырылды. Халкыбызнын куркэм милли бэйрэмнэре бик куп. Дини бәйрәмнәрнен берсе -  Тройцын бәйрәме.Бу бәйрәм Олы көннән соң 50 көн узгач  билгеләп үтелә. Шул уңайдан авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г .балаларга  бәйрәм әзерләде.  Шунсы кызганыч булды,бәйрәм авыл кырындагы аланда булырга тиеш иде. Һава торышы комачаулады. Шуңа да карамыйча, Ясминур Галиевна балаларны авыл клубында бәйрәм тарихы, йолалары , әйтемнәр һәм сынамышлар белән таныштырды.

  Бәйрәмдә төп урынны  Каен агачы алып тора.  Кызлар белән каен ботакларыннан тәкыялар үрделәр. Тәкыялар белән бер-берсенә булган хөрмәтләрен  белдерделәр. Теләкләр теләп, каен ботагына тасмалар тактылар. Бәйрәм хәрәкәтле уеннар белән аралашып барды. “Парыңны тап”, “Чабышчы атлар”, “Горилка”, “Куянннар һәм киртә”, “Читлек һәм кошлар”, “Кайнар мунча”, “Яңгыр”  кебек милли уеннарда балалар бик теләп каташтылар.Каенны зурлап, тугәрәктә җырлар җырладылар. Бәйрәм азагында барысы бергә  татлы кучтәнәчләр белән чәй  эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International