Камай мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

6 июнь көнне Камай мәдәният йортында балаларга А.С.Пушкинга багышланган "Пушкин әкитләренә сәяхәт" исемле викторина уздырылды.Мәдәният хезмәткәрләре балаларга башта мультфильмнар күрсәттеләр, аннары  экранда викторина күрсәтелде. Иң актив һәм әкиятләрне яхшы белүчеләр Никитина Азалия, Нуриева Эльвина, Аглиева Альзана булып чыктылар. Барлык катнашучыларга баллы күчтәнәчләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International