10 нчы июньдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Минем илем-Россия " дип аталган мавыктыргыч танып белү сәгате үткәрделәр. Башта бергәләп Россия гимнын башкарып бәйрәмне башлап җибәрделәр.Чарага килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Р.А.Сафин бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәмгә килүчеләр мавыктыргыч биремнәрне үтәгәндә үзләренең Россия символикасын яхшы белүләрен дә, фикерләү сәләтләрен дә, физик яктан чыныкканлыкларын да күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучыларга чәй табыны әзерләнгән иде.
.jpg)