10 июньдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә Россия көненә карата «Могъҗизалар кыры» уздырылды. Бу чарада балалар катнаштылар. Могъҗизалар кырында россиядә сирәк яшәүче халыкларның милләт исемнәре турында сораулар куелды. Балалар бик актив катнаштылар. Алар куелган сорауларның барысына да дөрес җавап бирделәр. Уенда приз алучылар да булды , кайберәүләре приздан баш тартып уеннарын дәвам иттеләр.Могъҗизалар кырында җиңүче булып Таишев Азат Русланович калды. Соңыннан бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.

