12 нче июнь көнне Песәй мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчәсе үсеп килүче яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләү максатыннан «Минем яраткан Россиям» дип аталган викторина үткәрделәр.
Балалар төрле тарих, дәүләт символлары (герб, флаг, гимн) белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр, туган як турында җырлар җырладылар, күмәк биюләр башкардылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар.
Әлеге викторинадан соң балаларда ватаныбызга карата ярату һәм горурлык хисләре тагын көчәйгәндер дип ышанып калабыз!



