“Россия һәм без ”

2017 елның 13 июне, сишәмбе

12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елны ­Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, ­Россия көне дип йөртелә башлый.

10 нчы июнь көнне Камай авылы  мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  “Россия һәм без ” исемле мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г. бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, дәүләт символларына күзәтү ясады. Россиянең рәсми булмаган символлары -сылу каеннар,аю, матрешкалар, самовар, балалайка турындагы мәгълүмат балаларда зур кызыксыну уятты.Чара азагында әлеге бәйрәмгә багышланган викторина уздырылды.

Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен күпмилләтле ­Россия халкын тәшкил итәбез. Бу бәйрәм дә туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International