Сәйтәк авыл клубында Дуслар көне

2017 елның 13 июне, сишәмбе

   9 июнь- Бөтендөнья  дуслар көне уңаеннан Сәйтәк авыл клубында  балалар өчен “Дуслар, әйдәгез дус яшик !” исемле ял кичәсе булды. Кичәгә авылның төрле яшьтәге балалары җыелды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. аларны бәйрәм тарихы  белән таныштырды. Балалар “Ромашка” уены аша үзләренең нинди  кешеләр  белән  аралашырга теләүләрен сөйләделәр. Тормышта очрый торган хәлләрдә  үзләрен ничек тотачакларын  аңлаттылар. Дуслык турында мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр. “Әйдәгез, дуслашыйк!” , “Бу залда  барсы да дуслар”, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Син минем дустым”    исемле түгәрәк уеннарында бик теләп катнаштылар.Дуслык турында үз фикерләрен  сөйләделәр. Шулай ук аларга иҗади биремнәр тәкъдим ителде.Тискәре гадәтләр буенча тест уздырылды. Кичә азагында барсы бергә “ Безнең авылның дуслык чәчәге”н ясадылар. Чәчәкнең таҗларына дусларның нинди сыйфатка ия булырга тиешлекләрен яздылар.Кичә дустанә  , җанлы атмосферада узды. Балалар барлык әзерләгән чараларда бик теләп катнаштылар.

 
 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International