Рамазан аена әле генә кергән идек, инде яртысы үтеп тә бара. Бу айда һәркем саваплы гамәлләр күбрәк кылып калырга ашыга. Ифтар мәҗлесләре үткәрү дә – әнә шундый изге эшләрнең берсе. Хәзер шәхси йортларда гына түгел, мәчетләрдә дә ифтар ашлары үткәрүгә зур игътибар бирелә. 11 июнь көнне Татар тәкәш авылында мәчет булмау сәбәпле без ифтар ашын клубта үткәрергә җыелдык. Чаллы шәһәреннән килгән Фоат хәзрәт һәм Менделеев шәһәреннән килгән Миншаех һәзрәт җанга үтеп керерлек итеп вәгазьләр сөйләделәр. Әлеге вәгазьләрдән динебезнең җары тик аклыкка, сафлыкка, гаилә иминлегенә, башкаларны да төшенеп яшәргә кирәклегенә эндәүче дин икәнлеген аңларга мөмкин иде. Мөселманнар бергәләп акшам намазын укыдылар. Өстәл артында исә берсе артыннан берсе, илгә-көнгә иминлек сорап, бәйрәмне оештыручыларга клуб мөдире Мусина Айгөлгә һәм Галеева Илсөяргә, Кашафутдинов Ильгизгә дә рәхмәтләр әйттеләр.





