Бәзәкә авылы мәдәният йортында Россия көненә багышланган «Мин Россиядә яшим!» дип исемләнгән уен-викторина булып узды. Бу чараның максаты – балаларда туган илгә мәхэәббәт тәрбияләү, илебезнең чын патриотлары булып үсәргә өндәү, дуслыкны һәм сәламәтлекне ныгыту иде. Балалар викторина сорауларына бик телэә җавап бирделәр, Россиябезнең төп символларын барладылар. Гербның сүрәтенә, флагның төсенә аңлатма бирделәр, гимнның сүзләрен яттан сөйләделәр. Матур чара, саф һавада күңелле уеннар белән үрелеп барды һәм велосипедларда узган кечкенә сәяхәт белән тәмамланды.



