Су! Аның тәме дә, төсе дә юк. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара - иген игүгә, җиләк-җимеш, төрле кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.
16 нчы июнь көнне китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен суга багышланган экологик сәгать уздырды.
”Елгалар” исемле презентацияне карап, алар елгаларның төрләре турында мәгълүмат алдылар, дөньядагы һәм безнең илебездәге иң озын елгаларны ачыкладылар. Шулай ук балаларга Байкал күле турында видеожурнал тәкъдим ителде. Укучылар күлнең матурлыгына, чисталыгына сокландылар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сәяхәт итеп, үзләре өчен бик күп мәгълүмат тупладылар. Чара азагында сулыкларны пычранудан сакларга кирәклеге турында әңгәмә уздырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)