“Урман - кешенең якын дусты”

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

 

Урман үзенең матурлыгы, гүзәллеге белән табигатькә ямь бирә. 19 июнь көне бик матур кояшлы булганга клуб мөдире Мусина Айгөл авылга кунакка кайтка балаларны җыеп урманга экскурсиягә барып кайтты. Урман үзенең җыры белән каршы алды. Тыңлап карагыз әле аның җырын: кошлар сайраша, бөҗәкләр безелди, яфраклар үзара шыбыр-шыбыр нидер сөйләшә. Инде тирә-ягыгызга игътибар итегез: күпме хуш исле үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра. Алар кешеләргә бик күп файда китерәләр. Монда сезгә дә яхшы таныш булган кычыткан бар икән, үзе зәһәр, үзе файдалы. Ә менә монысы – бака яфрагы. Ул да безгә яхшы таныш. Тәнебездә кечкенә генә яра булса да бака яфрагы алып ябабыз, йөткергәндә исә аның суын эчәбез. Нәни дусларым белән чәчәкләрнең  серләшүен тыңлап карадык. Алар бит үзара нидер сөйләшәләр. Урман матур да ,файдалыда.  Дусларым, сусадылар  урман читендә матур , салкын Фан чишмәкәй челтерәп ага. Чишмә – кешеләрнең якын дусты, аның шифалы суын эчеп балалар сусауларын бастылар, битләрен юдылар, ял иттеләр.

Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштырдым, файдасы чәчәк һәм үләннәрне, бөҗәкләрне таный белергә өйрәттем, аларга карата сакчыл караш тәрбияләргә тырыштым.Урманга булышырга,аны сакларга кирәк аңлаттым.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International