25 июньдә Тойма авылы мәчете территориясендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә ураза гаете хөрмәтенә аш пешерделәр. Анда авыл халкының олысын - кечесен чакырып аш белән сыйладылар, чәй эчерделәр. Ә бу бәйрәмгә инде зур өлеш кертеп булышучы спонсор Ахмет ага улы Мәхмүт булды.Ул аш пешерергә сарык ите бирде һәм чәйгә дә ризыклар алып килде.
Мондый дини бәйрәмне табигать кочагында аш пешереп сыйлау беренче тапкыр булды.Бәйрәмгә килгән һәрбер кешегә бу чара охшады. Авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәт Мәхмүт Ахметовичка.



