26 нчы июнь көнне Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар китапханәгә кунакка килделәр. Китапханәче Галимуллина Г. аларны серле китап дөньясына чакырып, яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
Экология елы уңаеннан, балалар туган як табигатенә багышланган фотолардан төзелгән презентация белән таныштылар. Экологик уенда катнашып, укучылар табигатьнең байлыгы, дару үләннәре, хайваннар дөньясы турында мәгълүмат алдылар, табигатьне саклау турындагы кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)