26 июнь көнне Татар китапханәсендә “Кояшкай” ишегалды лагеры кунак булды. (Җитәкчеләре Җәүһәрия Хикматуллина)
Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны китапханә, яңа гына кайткан басмалар белән таныштырды. Зурлар да,балалар да күңелләренә хуш килгән китапларны сайладылар.
Мультфильмнар буенча эшләнгән интерактив уен уйнау барысына бик ошады. Нәтиҗәләр буенча, балалар бүләкләргә дә ия булдылар. Китап-журналлар, мультфильмнар карап, уен бүлмәсендә уйнап, лагерь балалары рәхәтләнеп ял иттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)