Татар Тәкәш авылы хәбәр итә

2017 елның 30 июне, җомга

 26 июнь көнне Татар тәкәш клубында “Балаларга наркомания турында” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Яшьләрне генә түгел, яшүсмерләр һәм балаларны да үз эченә йота баручы әлеге замана афәте, аны куллануның аяныч нәтиҗәләре, әфьюн сатып баерга теләүчеләр тозагына капмаска кирәклеге турында сөйләшүдән соң, малайлар һәм кызларга наркотикларга каршы фоторәсемнәр һәм видеофильм күрсәтелде. Соңыннан балалар бергәләп үзләре дә наркотикларга каршы плакат ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International