Песәй авылы мэдэният йорты хэбэр итэ

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

1 нче июль көнне Песәй авылында Сабантуй бәйрәме  үтте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Вилдан Илсур улы Мухаметгалеев авылдашларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. Казан кунаклары Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кирамутдинов җырлары бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Бәйрәмгә җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, уеннарда үзләренең көчләрен сынадылар, талантларын күрсәттеләр. Балалар гына түгел, олы абый-апалар да оештырылган ярышларда бик теләп катнаштылар. Аеруча “Балык тоту”, “Күзне бәйләп чүлмәк вату”, “Капчык киеп йөгерү”, “Йөгереш” бәйгеләре барысының да күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй бик күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International