Чәчәкләр ямьлидер дөньяны

2017 елның 4 июле, сишәмбе

3 июль көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова, Земфира Шакирова “Өмет яры” игелек үзәгендә “Чәчәкләр ямьлидер дөньяны”  дигән ял кичәсе үткәрделәр.

Чәчәкләр үзләренең матурлыклары, хуш исләре белән җир йөзенә ямьөстиләр, тирә-юньне нурландыралар.  Безнең тормышта алар зур урын алып тора.Бәйрәмнәрнең юлдашы, мәхәббәт, тугрылык, истәлек символлары ул чәчкәләр. Алар турында әкият-легендалар язылган, шигырьләр-җырлар иҗат ителгән.

Ял итүчеләргәмузыкаль уен тәкъдим ителде. Аларчәчәкләр турындагы җырларны шигырь юллары аша таныдылар. Соңнан җырны тыңлап, кушылып җырладылар. Земфира Шакирова да үзенең матур җырлары белән ял итүчеләрнең кәефен күтәрде.

Ял итүчеләр китапханәчеләр белән чәчәкләр турында әңгәмәдә катнашып, җырлап-биеп, вакытларын күңелле үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International