8 июльдә Тойма мәдәният хезмәткәрләре, балаларга дару үләннәре белән танышу чарасы уздырдылар. Табигатькә сәяхәткә чыгып, балаларга бирем бирелде. Балалар арасыннан кем күбрәк дару үләннәрен таба алалар. Алар бу биремне бик кызыксынып, теләп башкардылар. Тапкан үләннәрнең нәрсәгә файдалы икәнен белгән кадәр аңлаттылар. Мәдәният директоры Сираева Марфуга, аларга бу үләннәрнең нинди авыруга шифалы икәне турында тулыландырып сөйләде. Балаларга бу чара бик ошады, күңелле узды.




