“Бәхет ромашкасы ” акциясе

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

8 июльдә Татарстан Республикасы бөтен ил белән бергә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә.

Гаилә тормышыбыздагы иң мөһим әйбердер, мөгаен. Ул бер-береңне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыңны кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә көч бирә.

Камай авылы китапханәсендә бу көнне “Бәхет ромашкасы ” исемле акция уздырылды. Китапханәгә килгән һәр кеше китап күргәзмәсе белән танышты һәм ”Теләкләр аланыннан “ ромашка чәчәген сайлап алып , үзенең бәхетен сынады. Бу акция һәр буын вәкилендә кызыксыну уятты.

 Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә  һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International