Сәйтәк авылында Питрау бәйрәме.

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

14 июль көнне Сәйтәк авылында инде менә өченче тапкыр Питрау бәйрәме булды. Һәр милләтнең үзенә генә хас матур бәйрәмнәре бар. Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәрнең берсе - ул Питрау Сабантуе. Әлеге бәйрәм Сәйтәк халкында һәрчак зур кызыксыну уята, бик күпләр Керәшен Сабантуена барып рәхәтләнеп ял итеп кайталар. Быел да бөтен күрше-тирә авылларның  бәйрәмгә килүе бик куанычлы  булды. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Макаров К.Г., Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Мухаметзянов Р.Н. котладылар. Авыл клубы каршында эшләп килүче “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбленың музыкаль постановкасы  белән башланып киткән бәйрәм төрле уеннар, күңел ачулар, җыр-бию белән үрелеп бара. Бәйрәм мәйданында милли  ярышлар, кызыклы  уеннар уйнатылды,  авылның ихрамга лаеклы кешеләре  билгеләп үтелде, төн уртасына кадәр җыр моң  яңгырап торды. Бәйрәмгә ямь өстәп килуче Монай авылы керәшен җыруы ансамбле, Чаллы шәһәре үзешчән артистлары да тамашачыларга үзләренең шат җыруларын бүләк иттеләр. Балалар мәйданчыгында Менделеев каласының Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре балаларны төрле уеннар белән мавыктырдылар.Үзәкләштерелгән клублар системасы директоы Фархетдинова Р.С., бәйрәмне оештыручы һәм алып баручы авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бу чараны  уздыруда ярдәм итүчелэрне бүләкләп, чиксез рәхмәтен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International