16 июль конне Тукай, Тат. Сарсаз авылларында кичке Сабантуйлар горләп утте. Мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә авыл халкы өчен «Горли авыл Сабантуйлары» дигән концерт программасын тәкъдим иттеләр. Нәфисә Насретдинова, Ришат Кабиров, Гузәлия Гаффарова, Гөлнара Ситдикова башкаруында куңелле җырлар, дәртле биюлэр, нәфис сүз тамашачыларның күңеленә хуш килде. Балалар торле уеннарда катнаштылар. Алардан олыларда калышмады. Теләп барлык уеннарда катнаштылар. Бәйрәмне уздырырга Песэй авыл поселениясе башлыгы Мухаматгалеев В.И. спонсорлык ярдәм курсәтте. Бәйрәмнәр бик күнелле үтте. Киләсе елгада шулай очрашырбыз дигән теләктә саубулаштык.



