Бәзәкә авылының “Минәхмәт” мәчете янында кыз балалар өчен рухый сәламәтләндерү үзәге эшли башлады. Төрле авыллардан килгән укучыларны Бәзәкә авылы белән таныштыру максатыннан китапханәче Ф.Башарова “Бәзәкәнең истәлекле урыннары” дигән экскурсия үткәрде һәм Әүлия каберлеге, “Татлы су”, “Олы чишмә”, иске мәктәп урыны, шагыйрь М.Гыймазетдиновның туган йорты һ.б. белән таныштырды, Кызлар чокыры, Тукмаклы дип аталган урыннарның тарихы белән таныштырды. Экскурсия “Минәхмәт” мәчете тарихы белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)