22 июльдә Тойма мәдәният йортында балалар арасында шахмат буенча ярыш уздырылды. Бу ярышта балалар катнашты: Хөснетдинов Эмиль, ШандраевТимур, Ибатуллина Алина, Орлова Анжелика. Алар арасыннан җиңүче булып Хөснетдинов Эмиль калды. Уеннардан соң җиңүчегә һәм ярышта катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Балалар шахмат, шашка, домино уеннарын бик яратып уйнадылар, шуңа күрә шахмат ярышына да бик теләп катнаштылар.

