Бәзәкә авылының “Минәхмәт” мәчетендә оештырылган рухый сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче кыз балаларны китапханәче Ф.Башарова чираттагы чара - “Ислам- яшәү рәвеше” дип исемләнгән видеосалонга җыйды.
Бу көнне ул укучыларга үз теләкләре белән исламга килгән танылган шәхесләр(Жак Ив Кусто, В.Прохорова) һәм әхлакый темаларны яктырткан фильмнар, роликлар, мультфильмнар тәкъдим итте. Чара караганнар турында фикер алышканнан соң тәмамланды.
.jpg)
.jpg)