28 июльдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре Мөбарәкшин Айрат сәламәт яшәү рәвеше темасына, тәмәкенең зарары турында чара уздырды. Фельдшер Мөбарәкшина Лира балаларга никотинның сәламәтлеккә нинди зыян китерүе турында сөйләде. «Тәмәке тарту яки сәламәтлек – үзегез сайлагыз» дип исемләнде бу әңгәмә. Балалар бик зур игътибар белән тыңладылар һәм никотинның сәламәтлеккә никадәр зыян китергәнен белделәр. Әңгәмә ахырында фельдшер, уйлагыз инде сезгә тәмәкеме кирәкме яки сәламәтлек кадерлеме? - дип сорау бирде. Балалар, сәламәтлек кирәк - дип бердәм булып кычкырдылар.