Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

 

   1 август көнне Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре дуслар көне уңаеннан “Ләйсән” балалар бакчасы балалары  өчен  квест-уен уздырды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балалар өчен  мавыктыргыч һәм кызыклы биремнәр әзерләде. Балалар,тәрбиячеләре Ефимова Л.М. белән берлектә,  табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр,әзтабарлар булдылар. Барлык биремнәрне бик теләп үтәделәр. Балалар урман җәнлекләре һәм йорт хайваннары турында әзерләгән биремнәрне зур кызыксыну белән башкардылар.Каршылыкларны җиңә-җиңә максатларына ирештеләр-хәзинә эзләп таптылар. Уен барышында дус булып, бердәм коллективта эшли алуларын исбатладылар. Уен куңелле һәм дустанә атмосферада узды. Ясминур Галиевна балаларны мактап, тәмле призлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International