Песэй авылы мәдәният йорты хэбэр итэ

2017 елның 4 августы, җомга

Борынгы заманда гөмбәләрне чыктан, яшен сугудан, әйбер черегәннән      барлыкка килә дип уйлаганнар. Һәм 19 гасырдан  гөмбәләрне аерым патшалык итеп  йөртә башлыйлар. Галимнәргә бу   организмнарның 100 меңгә якын төре билгеле. Гөмбәләр турында өйрәнә торган фән микология дип йөртелә (“микос”- гөмбә, “логос”- фән, латин теленнән тәрҗемәсе). Гөмбәчеләр 15 төрен җыялар, ә бик оста гөмбәчеләр   25 кә кадәр төрен җыя.

2 август көнне китапханәче белән берлектә Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Гөмбәләр иленә сәяхәт” дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Гөмбәләр кайларда үсә, нинди гөмбәләр ашарга яраклы, кайсылары ашарга яраксыз, гөмбәдән нәрсәләр әзерләргә була- шул турында  балалар  бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.Чара ахырында бергәләп мульфильм карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International