ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Менделеевск бүлекчәсе Зәй районында күпмилләтле мәдәниятләрнең һәм көнкүрешнең “Сенофест” арт-фестивале кысаларында узган “Печән марафоны” ярышларында катнашты.
Безнең делегацияне “Авыл яшьләре” һәм “Агрохимиклар” командаларына бүленеп Монай, Иске Гришкин, Татар Чаллысы җирлекләре яшьләре тәкъдим итте. АRT-фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны сәламләп, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылның дәүләтнең нигезе булуын билгеләде. Салача яшәү рәвешен саклап, без дәүләтчелегебезнең ныгуына этәргеч бирәбез.
Фестиваль уеннары бәйрәмнең үзәк вакыйгасы булды. Экстрим һәм актив спортны яратучылар Печән марафонында катнаштылар. Бу фрироуп элементлары белән, җиргә тимичә генә, һавадагы баулы элементлардан торган махсус дистанцияләрне узу. Чалгычылар ярышы физик активлык тарафдарларын җыйды.
Республиканың төрле почмакларыннан килгән 18 командадан “Авыл яшьләре” алтынчы урынны яулады. “Агрохимиклар”, бер хатасыз бөтен каршылыкларны һәм штраф балларын узып, лидерлар өчлеген яптылар.

