5 августта Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Борчак» исемле танып белү уены үткәрделәр. Балалар борчак турында һәм борчак сүзе кергән табышмакларга җавап әзләделәр . «Борчак» , «борчак санаучы» , «борчакны тәгәрәт» , «борчак белән фасольне төрле савытларга җый» , «Исемеңе борчак белән яса» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Борчак турында презентация карадылар һәм сорауларга җаваплар эзләделәр, борчак турында әкиятләрне искә төшерделәр. Уен азагында яшел борчактан авыз иттеләр.
.jpg)