8 август көнне Сәйтәк авыл клубында, якынлашып килүче Физкультурачылар көне уңаеннан , мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Сәламәтлек аланы” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате узды. Балалар бакчасы тәрбичесе Ефимова Л.М. балаларга сәламәтлекнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлатты. Сәламәтлек сәгате иртәнге физкультминутка белән башланып китте.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга белән спорт кирәк-яраклары турында табышмакларга җаваплар әйттереп , хәрәкәтле уеннар оештырды. Балалар һәрбер әзерләнгән ярышта бик теләп катнаштылар. Ярышларда үзләрен чын спортсменнар итеп хис иттеләр.Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Клуб мөдире кичә азагында балаларга сәламәтлек теләп, баллы призлар тапшырды.
.jpg)
.jpg)