8 август көнне Сәйтәк авыл клубында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә, Менделеев каласының 50 еллыгы уңаеннан “Туган якның күркәм затлары” исемле кичә булды. Кичә авылның яшүсмерләре өчен оештырылды. Музей хезмәткәрләре Менделеев каласының тарихы белән таныштырып уздылар. Районыбызның йөзек кашы булган, безнең арабыздан фаҗигале рәвештә китеп барган , Камай авыл кызы Вафира Гыйзәтуллина иҗатына аерым басым ясадылар. Экспонатлар ярдәмендә җырчының иҗат юлы белән таныштырып үттеләр. Яшүсмерләр хозурына җырчының төрле елларда төшкән фотолары, истәлекле документлары тәкъдим ителде. Кичә азагында җырчының иҗатына багышланган видеоязма каралды. Авыл яшьләре куп кенә кызыклы мәгълүмәт алды. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җываплар алдылар. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, киләчәктә дә бергәләшеп эшләргә теләген белдерде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)