Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

 9 август көнне Сәйтәк авыл клубында  “Скакалка патшабикәсе ” исемле ярыш-уен үткәрелде. Скакалка – балаларның иң яраткан уен атрибуты. Аның белән аерым, күмәк уеннар оештырылды. Балалар өчен “Балыкчы”, “Сәгать теле”, “Парлап сикерү”, “Скиппинг” һәм башка күп төрле ярышлар оештырылды. Скакалкада иң күп сикерүче билгеләнде һәм “Скакалка патшабикәсе ” исеменә Харитонова Лия лаек булды. Кечерәк яшьтәге балаларда да скакалкада сикерү теләге уянды. Скакалкаларда сикерү белән беррәттән, туп һәм кыршаулар белән дә ярышлар оештырылды. Бәйрәм мавыктыргыч һәм күңелле узды.

Аякларым талмас өчен,

Кабатлау гына кирәк:

Әй скакалка, скакалка!

Көн буе сикерәм!

Тамчы да кызганмыйм

Сикерәм дә, сикерәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International