Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

13 август көнне Сәйтәк авылында Физкультурниклар көне уңаеннан ачык һавада  “Марафон здоровья” исемле спорт бәйрәме узды.Бәйрәм төрле яшьтәге авыл халкы өчен оештырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. яшь үзенчәлекләрен истә тотып, уеннар-ярышлар әзерләде.Мини-футбол, баскетбол, пионербол уеннарында яшьләр көч сынашты. Кече яшьтәге балалар туплар, скакалкалар белән уздырылган ярышларда бик теләп катнаштылар. Бу көнне спорт мәйданчыгына килгән һәрбер кеше үзен чын спортсменнарча һич итте. Бәйрәм җылы, дустанә атмосферада узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International