12 августта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә концерт уздырдылар. Концерт программасын балалар Хөснетдинов Эмиль һәм Набиуллина Алина алып барды. Дәртле биюләре белән Ибатуллина Алина, Хөснетдинова Әнисә, Набиуллина Алина чыгыш ясадылар. Алар чукот ,татар, рус халык һәм шәрыкъ биюләрен башкардылар. Концерт дәвамында Медведева Камила, Ибатуллина Алина,Орлова Анжелика,Набиуллина Алина , Мөбарәкшин Айрат, Шафигуллина Рәвилә, Сираева Мәрфуга моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Тамашачы концертны бик охшатты, һәр башкаручыны дәртле алкышларга күмде һәм концерт ахырында зур рәхмәтен белдерде.








.jpg)