16 август көнне китапханәче Яраханова Рузалия мәдәният хезмәткәрләре Гизатуллина Нурания һәм Ситдикова Голнар белән берлектә балалар очен «Халык йолалары – рухи байлыгыбыз» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Бәйрәмне алып баручы Рузалия Яраханова балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йола, бәйрәмнәре турында сөйләде. Бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыру очен бәйрәмгә әби (Гизатуллина Нурания) һәм бабай (Ситдикова Голнар) килгәннәр иде. Алар яшь буынны үзләре уйнаган кичке уеннар белән таныштырдылар. Бергәләп «Чума үрдәк, чума каз»,«Йөзек салу», “Капкалы уены”, “Өчле бию”ләр һәм башка уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады. Бәйрәм чәй табыны артында бик күңелле үтте.


