Минем иске фотоальбомым

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

19 нчы август көнне Тойгуҗа авылы китапханәсендә Бөтендөнья фотография көненә багышланган "Минем иске фотоальбомым"исемле чара үткәрелде.

Башта  фотографиянең тарихы, кеше тормышындагы, җәмгыятьтәге әһәмияте, гасырлар буена булган үсеше, андагы үзгәрешләр турында сөйләнде. Балалар иске фотоальбомнарны карадылар, табигать күренешләре төшерелгән кадрларны карап аларга бәя бирделәр. Ә соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International