20 нче августа Тойгуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле мультфильмнар һәм киноларда яңгыраган җырларга язылган караоке буенча җыр конкурсы үткәрделәр. Җырларны иң оста башкаручы итеп Кузьмин Владик танылды. Җыр конкурсында катнашучыларга баллы күчтәнәчләр бирелде.


