19 август көнне Бәзәкә җирлегендә урнашкан Фан чишмәсен ачу тантанасы булды. Бәзәкәле профессор Рифкать Тазиев шифалы куллары белән дәвалап, авыруларга гомер мизгелләре бүләк итә. Изге чишмә олуг табибка рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән Бәзәкә егете Минегали Гыйләҗетдин улы Гайнетдинов тарафыннан авылдашлары булышлыгы белән төзекләндерде. Район башлыгы Чершынцев В.С., Бәзәкә җирлеге башлыгы Мухаметзянов Р.Н., профессор Тазиев Р.М.,чишмәне төзекләндерүче Гайнетдинов М.Г. килгән кунаклар алдында чыгыш ясап, чишмәнең озын гомерле булуын теләделәр.. Сәйтәк һәм Татар Тәкәше авылы клублары үзешчәннәре көче белән бәйрәм кунакларына музыкаль чыгышлар әзерләнде. Узешчәннәребез башкаруында “Сәламләү”, “Шаян бию”не килгән халык көчле алкышлар белән каршы алды. Җырчы кызыбыз Юлия Шаймухаметов үзенең моңлы тавышы белән яңадан тамашачыны таң калдырды.Сәйтәк авыл клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. белән Мухутдинова Р.Г. “Чишмә белән әнгәмә” шигырен килгән кунаклар тын калып тыңлады.Җирле шагыйрәләребез үзләренең шигырьләрен халыкка җиткерделәр.Тантана азагында кунакларны чишмә суыннан кайнатылган чәй белән сыйладык.
Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе
Яшь буын да белсен тәмен суың,
Һәрбер кеше белсен бәһаңне!
Сакласыннар күз карасы кебек
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)