24 август көнне Сәйтәк авыл клубында төрле яшьтәге балалар өчен “Музыкаль мәйдан” исемле кичә булды. Кичә авыл клубы мәйданында узды. Балаларга төрле-төрле биремнәр әзерләнде.Һәр биремне бик теләп, зур кызыксыну белән башкардылар.Викторина сорауларына,табышмакларга җаваплап әйтеп үзләренең музыка өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. “Музыка уен коралларын таны”, ”Җырны таны”, “Сүзләрдән җыр төзү”,ребус чишү ярышларында бик теләп катнаштылар.Берсен-берсе уздырып, җырларны белүләрен исфатлап,җырлар башкардылар. Җәй турында җырларны искә төшерделәр. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. җыр, вокал өлкәсендә балаларга өстәмә файдалы мәгълүмәтләр бирде. Кичә җылы һәм дустанә атмосферада узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)