24 август көнне, Татар китапханәсе 8нче “Сандугачым” бакчасы балаларын кабул итте. (Тәрбиячеләре: Тарасова Г.В.)
Гөлназ Хафизова аларны китапханә белән таныштырды. Сабыйлар бизәкле матур китаплар, журналларны карап хозурландылар, татарча өйрәнү күнекмәләрен ныгыттылар.
Соңрак, китапханәче балаларнывиртуаль сәяхәткә чакырды. “Светофория илендә” юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын чишәргә ярдәм итеп, балалар үз белемнәрен күрсәттеләр. “Светофор”, “Автомульти” уеннарын уйнау, транспорт турындагы табышмакларны чишү, мультфильм караусабыйларга бик ошады.
Бакча балалары китапханәгә кабат килергә теләк белдерделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)