Бәзәкә китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 25 августы, җомга

23 август көнне авыл китапханәчесе Ф.Башарова китап сөюче нәни дусларын “Туган ягым әдәбияттә һәм шигърияттә” дигән әдәби аланга җыйды.

Бу көнне алар туган як табигатенә, туган авылга,  хезмәт кешесенә дан җырлаган  якташларыбыз М.Гыймазетдинов,Ф.Шакирова, И.Абдуллин, Е.Уткин  шигырьләрен  һәм  яшьтәшләренең “Бәллүр чишмә”  әдәби альманахында басылган хикәяләрен укыдылар. Чарада катнашкан кызлар үзләре дә каләм тибрәтүчеләр икән. Соңыннан туган авылга, әниләренә багышлап язылган шигырьләрен сөйләп сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International