Песәй авылы мэдэният йорты хэбэр итэ

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Бакчаның хәзер иң матур чагы. Җиләк - җимешләр пешеп, безне куандырып торалар. Алма, груша, шомырт, крыжовниклар... : «мине, мине өзеп ал!», дип шаярта күк. Шул уңайдан, 26 нчы август көнне Песәй мәдәният хезмәткәрләре Кабиров Рафаэль һәм Гизатуллина Нурания “Җиләк-җимеш бәйрәме“ үткәрделәр. Алар күп төрле бәйгеләр оештырдылар. Шулай ук бәйрәмнең кунаклары Гайфутдинова Гөлнара һәм Кабирова Гөлшат витаминнарның һәм минераль матдәләрнең төп чыганаклары булган – җиләк-җимешләрнең күптөрлелеге белән таныштырдылар, аларның кеше организмына файдалы икәнен сөйләделәр. Исеменнән үк күренгәнчә җиләк-җимеш уңышына багышлап үткәрелүче бу бәйрәм җимешләрдән әзерләнгән сый-нигъмәткә, күргәзмәләргә бай иде. Бәйрәм азагында исә кунаклар алар белән сыйландылар.                 

Ә бит чыннан да, җиләк-җимешләр безнең организм өчен бик тә кирәкле һәм файдалы ризыклар. Шуңа да, аларны күбрәк ашарга тырышыгыз, аеруча хәзер, чөнки тиздән көз җитә. Сәламәтлегебезне кайгыртыйк, витаминнарга бай ризыкларны ашарга тырышыйк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International