Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә.

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

25 август көнне Сәйтәк авыл клубында, балаларның җәйге каникуллары тәмамлануы уңаеннан, “Сау бул ,җәй, сау бул “ исемле бәйрәм кичәсе булды. Мондый  кичә инде авыл клубында өченче ел рәттән уздырыла. Бәйрәм барышында җәйге чорда уздырылган кичәләр, бәйрәмнәргә нәтиҗә ясала. Күңелле моментлар искә төшерелә. Актив балалар клуб мөдиренең махсус бүләкләренә ия була.Җәйге чорда туган балалар бәйрәмдә ,үз һөнәрләрен күрсәтәләр. Ел саен бәйрәмнең уздыру формасы үзгәртелә. Быел  кичәдә, башка еллардан үзгәрәк буларак, бер төркем балалар белән, Татар Тәкәше авыл клубы мөдире Мусина А.З. да  катнашуы яңалык булды. Бәйрәм “Керәшен җорты” музеенда Тәкәш авылы балаларын Сәйтәк авылы тарихы, истәлекле урыннары, данлыклы кешеләре белән таныштырудан башланды. Музей экспонатлары аша, балалар керәшен халкының тормыш-көнкүреше белән таныштылар.

   Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. , Сәйтәк авылы балалары белән берлектә ,килгән кунакларга  бик эчтэлекле, күңелле чара тәкъдим итте. Бәйрәм җыр-бию, хәрәкәтле уеннар белән аралашып барды. Килгән кунаклар да үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, җырлар җырладылар, ярышларда катнаштылар.Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International