Китаплы җәй

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Каникуллар чорын балалар зур түземсезлек белән көтә. Китап-дәфтәрләрне бер читкә куеп, теләгән җиреңә барып, теләгән эшләреңне эшләргә мөмкинчелек туа бу вакытта. Шуңа да карамастан, балалар китапханәгә йөрүләрен дәвам итә. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.балаларны китапханәләргә тарту, китап, газет-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан китап күргәзмәләре оештыра.

Төрле чараларда да балалар актив катнашалар. Шулай ук шәһәрдән кунакка кайткан балалар да китапханәгә теләп йөриләр.Быелгы җәй алар күңелендә күңелле мизгелләр белән генә түгел, ә “Китаплы җәй “ исемле фотоконкурс белән дә истә калыр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International