28 нче августта Тойгуҗа авыл мәдәният йортында "Ил буйлап сәяхәт" дип аталган географик кичә үткәрелде. Кичәдә атап әйтелгән шәһәр, елга, тау, диңгез, күлләрне картада һәм глобуста иң тиз күрсәтеп бирүче билгеләнде. Балалар географик атамалар турында табышмакларга, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. География фәнен иң яхшы белүче дип Ибатуллина Карина танылды.


