Татарстан–тарих битләрендә

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Һәр халыкның үзенә кадерле булган туган иле була. Менә шундый соклангыч ил – югары сәнгатьле, борынгыдан килгән йолалары һәм бәйрәмнәре, зирәк халкы булган ил – ул безнең республикабыз  – Татарстан.

30 августта ул үзенең туган көнен бәйрәм итә. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Татарстаннын хәзерге тарихы шушы зур вакыйгадан башланып китте. Камай  авыл китапханәсендә бу көнгә карата "Татарстан –тарих битләрендә " дигән күргәзмә эшләнде, күзәтүләр үткәрелде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганы, республикабызының Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруы бездә горурлык хисләре тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International