Туган ягым – Татарстан – мой родной край

2017 елның 29 августы, сишәмбе

29 август көнне, Татар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Г.Р. 7нче бакчаның  татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р. белән берлектә “Туган ягым – Татарстан – мой родной край” дигән туган якны өйрәнү сәяхәте үткәрделәр.

Чарада катнашучы балалар, “самолетка утырып”, Татарстан шәһәрләренә сәяхәт кылдылар. Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Менделеевск һәм башка калаларның үзенчәлекләрен белделәр. Тукталышларда сабыйлар китаплар белән таныштылар, “Түгәрәк” уенын уйнадылар, таш май – нефть турында мультфильм карадылар, Татарстан шәһәрләре турында җыр тыңлап, биеделәр. Павлова Милана, Чепяшева Элина, Мифтахетдинов Салават, Иванова Катя, Блинова Ульяна, Чернова Злата, Корбанов Тимур Казан, Менделеевск шәһәрләренә, туган якка багышланган татарча һәм русча шигырьләр сөйләделәр. Күңелле, тәрбияви сәяхәт, бергәләп, “Мин яратам сине, Татарстан” җырын җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International