Тойгуҗа мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

30 нчы августта  Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасына багышланган "Чәчәк ат син, җирем Татарстан" исемле тарихи сәгать уздырдылар. Балалар республиканың тарихына, кызыклы географ​иясенә: хайваннар, үсемлекләр дөньясына, шәһәр, авыл, сулыкларга кагылышлы викторина сорауларына  җаваплар таптылар. Татарстан турында шигырьләр, җырлар кичәне тагын да тулыландырып җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International